Шилнәбаш урта мәктәбендә «Натуралист» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрелде

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының Шилнәбаш урта мәктәбендә мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Натуралист» экология дәресе үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Укучылар алдында лекция белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче консультанты Айгөл Нур һәм «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Алексей Масхутов чыгыш ясады. Белгечләр балаларга Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары үсешенең тарихы һәм күренекле шәхесләрнең төбәкнең табигый байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән өлешләре турында сөйләделәр.

«Татарстанда мәктәп урманчылыкларының тарихы ярты гасырдан артык. Бу хәрәкәт 1960 нчы елларда барлыкка килә, – дип сөйләде Айгөл Нур. – Бүгенге көндә республикада шундый 178 берләшмә эшли, аларда 2,5 меңнән артык кеше исәпләнә. Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр үз эшчәнлекләрен өч юнәлештә алып бара: практика, фәнни-тикшеренү һәм агарту эше».

Шулай ук 11 нче сыйныф укучысы Әмир Хөснуллин чыгыш ясады, ул «Агач токымнары авырулары һәм утыртуның экологик торышын бәяләү» темасына тикшеренү проектын тәкъдим итте. Яшь тикшеренүче үз күзәтүләренең нәтиҗәләре белән уртаклашып, туган республиканың табигатен өйрәнү өчен чын мавыгу булды, дип сөйләде.

«Миңа әйләнә-тирә мохит торышына тискәре йогынты ясый торган антропоген факторларны ачыклау кызык. Мондый тикшеренүләр экологик проблемаларга игътибарны җәлеп итәргә һәм аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә дип саныйм», – дип билгеләде Әмир Хөснуллин.

Дәрес «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясе белән тәмамланды, аның кысаларында мәктәп урманчылыгында катнашучылар мәктәп территориясендә кошлар өчен экоҗимлек элеп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International