Фәрит Мөхәммәтшин: “Студентларның хезмәт отрядлары – яшьләр өчен хезмәт, патриотизм, әхлак тәрбиясе мәктәбе ул”

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган республика форумы булып узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре министры Рафис Борһанов, Татарстанның беренче төзелеш отрядлары җитәкчесе, ТР атказанган төзүчесе Анатолий Котвицкий, КИСИның 1963 елгы беренче линия отрядларының командир һәм комиссарлары; төрле юнәлешле студент отрядларында катнашкан ветераннардан, яшьләрнең җәмәгать оешмаларыннан, Министрлар Кабинеты җитәкчеләреннән, Татарстан министрлыкларыннан һәм тармакларыннан 1200 делегат катнашты.

Татарстан студент отрядларының 1963 елда башланган тарихы фидакарь хезмәт, максатчанлык, легендар командирлар, комиссарлар, көрәшчеләр һәм аларның һөнәри осталыгы белән данлыклы.

“Узган 50 ел эчендә студент отрядларының Татарстан экономикасына керткән өлешен, алар төзегән авыл хуҗалыгы һәм индустрия объектларын бәяләп бетерүе кыен, – диде үзенең кереш сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин, – Аларның яшьләрне берләштерү, хезмәт сөяргә өйрәтү, чын тормышка әзерләү, белемнәрен гамәлдә кулланырга булышу кебек олы максатлары да бар иде. Шулар өчен дә без бу хәрәкәт ветераннары алдында баш ияргә тиешлебез”.

Төзелеш отрядлары көче белән 50 елда шәһәр нигезләүче предприятиеләр – Компрессор заводы, “Оргсинтез”, “Теплоконтроль”, Зәй ГРЭСы, Миңлебай газ эшкәртү заводы, КамАЗ төзелде. Бүгенге хезмәт отрядларының көрәшчеләре исә зур күләмле проектларны: Сочи шәһәренең Олимпия корылмаларын, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын, Ямал газ эшкәртү станцияләрен, “Танэко” нефть эшкәртү заводын, “Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара магистрале кисемтәсен төзүдә таләп ителәләр. Педагогик отрядлар Татарстанның лагерьларында эшли, медицина отрядлары – саулык саклау оешмаларында, авыл хуҗалыгы отрядлары – Татарстан агроиндустрия комплексында, ерак йөрешле поезд вагоннарын озатучылар отрядлары – “Россия тимер юллары” ААҖ структурасында. Студентлар республиканың урман фондын төзекләндерәләр һәм тиңдәшсез тарихи ядкәрләрне – “Зөя” утрау-шәһәрен һәм борынгы Болгар каласын яңадан торгызалар. Һәм бу әле һич тә хәзерге күпмеңле студентлар хәрәкәте катнашында тормышка ашырылган проектларның тулы исемлеге түгел.

“Студентларның хезмәт хәрәкәте яңадан торгызыла һәм республикабыз тормышына актив үтеп керә, – дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Студент хезмәт отрядларының бөтенроссия хәрәкәте илебезнең йөзләрчә мең яшь егет һәм кызлары өчен чын хезмәт, патриотизм һәм әхлак тәрбиясе мәктәбе булды һәм шулай булып кала.”

Рафис Борһанов үз котлавында студент отрядларының командир һәм комиссарларына, алар өчен кадрлар һәм эш урыннары бирүче вуз ректорларына һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. “Без яшьләребезгә зур ышаныч күрсәтәбез, ә бит шундый ышанычтан башка лаеклы җитәкчеләр тәрбияләп булмый. Һәм бу хәзер үк инде уңыш китерә.” Рафис Тимерханович, шулай ук, студентларның хезмәт отрядларыннан башка гына Казандагы Бөтендөнья студент уеннарына әзерләнеп булмас иде, дигән фикер әйтте. – “5 ел эчендә студентларның хезмәт отрядлары “Казан-Арена”, Су спорты сарае, Гимнастика үзәге, Ишкәк спорты үзәге, Универсиада авылы, элек Халыкара мәгълүмәт үзәге булган менә шушы бина кебек югары технологияле объектларны төзүдә дә катнаштылар.”

Форум кысаларында “Студент отрядлары. Кичә. Бүген. Иртәгә” дигән казанышлар күргәзмәсе оештырылды, концерт күрсәтелде, төрле юнәлешле студент отрядларында иң яхшы катнашучыларга Татарстан министрлыклары һәм тармаклары исеменнән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Форум эшендә Лубян урман-техник колледжы студентларының “Урман патруле” отряды көрәшчеләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International