Мәскәүдә узган бу съездга бөтен илдән ике меңнән артык эколог җыелган иде, алар өч көн дәвамында әйләнә-тирәлекне саклауның иң мөһим мәсьәләләрен һәм аларны чишү юлларын тикшерделәр. Татарстаннан съездда 52 делегат катнашты, алар арасында дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, җәмәгать оешмалары вәкилләре бар иде. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан исә биологик төрлелек бүлеге башлыгы Нияз Хәбиров катнашты.
“Съезд Россия Федерациясендә 2013 елда уздырылган Әйләнә-тирәлекне саклау елының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булды дип саныйм. Анда Россиянең төрле регионнарыннан килгән экологлар табигать саклау эшчәнлеге буенча тәҗрибәләр белән танышу яисә уртаклашу мөмкинлеге алдылар. Мин үзем өч “түгәрәк өстәл” утырышында катнашып чыгышлар ясадым. Биологик төрлелек һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре буенча республикабызда ниләр эшләнүе турында сөйләдем. “Биологик һәм ландшафт төрлелеген саклау” секциясенең резолюциясендә безнең делегациянең тәкъдимнәре дә исәпкә алынды”, – дип белдерде Н.Хәбиров.