«Нечкәбил» республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстанда «Нечкәбил» XXI республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсының сайлап алу туры уза. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проекты ярдәмендә үткәрелә.

Әлеге конкурс – җәмгыятьтә рухи-әхлакый ориентирларны саклап калуга ярдәм итә торган гаилә институтын үстерү, ныгыту һәм пропагандалау ысулларының берсе. Катнашучылар республиканың ныклы гаиләләре үрнәгендә гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотизм, күпмилләтле халыкның мәдәни һәм тарихи мирасы турында сөйлиләр.

Конкурс этаплары:

- I этап: сайлап алу турлары – 2026 елның апрель-май айлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары;

- II этап: республика сайлап алу туры – 2026 елның июне, Казан шәһәре;

- III этап: «Гаилә фидакарьлеге һәм гаилә бердәмлеге» Татарстан гаиләләре республика фестивале – 2026 елның 5 сентябре, Казан шәһәре;

- IV этап: «Нечкәбил» бәйгесенең Әниләр көненә багышланган финалы – 2026 елның 21 ноябре, Казан шәһәре.

Катнашучыларның гаризалары һәм анкеталары 2026 елның 13 маена кадәр түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителә: nechkebil@yandex.ru.

Оештыручы элемтәләре: оештыру мәсьәләләре буенча координатор Емельянова Арина Валерьевна, тел.: 8 906 110 86 58.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International