Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.
Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Утырыш барышында агымдагы урман-янгын вәзгыяте каралды.
Хәзерге вакытта Россиянең 78 субъектында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылган. 30 төбәктә янгынга каршы махсус режим кертелгән, тагын бер төбәктә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Узган тәүлектә Россиядә 36 урман янгыны сүндерелгән, 15 урман янгынын сүндерү эшләре дәвам итә.
Киңәшмә кысаларында урман хуҗалыгының төбәкләрдәге органнары алдына май бәйрәмнәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтү бурычы куелды.