Министр Наил Мәһдиев Татарстан радиосының туры эфирында 2013 елга йомгак ясады

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

Дәүләт радиосының иҗтимагый-политик программалар шеф-редакторы Йолдыз Крепостинага биргән интервьюсында министр: “Татарстан – Идел буе федераль округында өченче ел инде янгыннарны булдырмаган бердәнбер регион булып тора. Узып барган елда урманчылыклар Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы үсентеләр утыртуга күчте, Европада иң эре булган “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы өчен агач әзерли башлады. Без – ихтыяҗ булмаган йомшак яфраклы агачны куллану кебек катлаулы хәлдән чыгу юлын тапкан бердәнбер регион булып торабыз”, – дип белдерде.

Бәйрәм алды булганга, Яңа ел чыршылары һәм аларның бәясе турында да сораулар бар иде. Наил Мәһдиевның әйтүенчә, чыршы һәм наратларны кисү табигатькә зыян китерми – чөнки алар махсус плантацияләрдә һәм питомникларда үстерелә, ә чыршы һәм наратның бәяләре татарстанлылар өчен зур түгел. “Тере агачның матурлыгын һәм хуш исле ылысын ясалма агач белән чагыштырып буламы соң? Аннан башка да тирә-ягыбыз химик матдәләр белән тулы”, – дип йомгаклады министр әңгәмәне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International