Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең 2026 елның 8 аендагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәләр уздырыла

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларының 2026 елның 8 аендагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәләр үткәрелә.

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары белән очрашты. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Быел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турындагы нотык белән җитәкче-урманчы Фәнис Гыйльметдинов чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары шулай ук «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында җыелыш үткәрде. Катнашучылар  «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, Илгизәр Зарипов «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә дә йомгак ясау киңәшмәсе эшендә катнашты. Чарада Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев катнашты. Башкарылган тармак эшләре турында җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин сөйләде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева «Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары белән очрашты. Утырыш барышында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган чараларның нәтиҗәләре, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ абитуриентларны җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Эльмира Шагаева шулай ук «Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгак ясау буенча җыелыш үткәрде. Чара район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Константин Молодов катнашында узды. Катнашучылар урман хуҗалыгын үстерү мәсьәләләрен карадылар һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International