Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.
Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Утырыш барышында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан урман-янгын хәлләре каралды.
2026 ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә 8,3 мең урман янгыны булган, янгын 6,2 млн.га мәйданны тәшкил итә.
Катнашучылар Саха Республикасы (Якутия), Оренбург өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Чиләбе һәм Курган өлкәләре территорияләрендә урман янгыннарын сүндерү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.