Бүген Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә техника һәм җиһазлар тапшыру тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урманнарны саклау һәм торгызу өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Республикада урманчылыкларның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә сезнең гаять зур һәм бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Тармакка ярдәм итүгә без һәрвакыт аерым игътибар бирәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында сатып алынган 37 берәмлек махсус техника һәм җайланма республика урман хуҗалыкларына тапшырылды.
Автопаркка УАЗ-390945 базасындагы кече урман патруле комплекслары, КАМАЗ базасындагы сортимент ташучы машиналар, Беларус МУЛ 82.2 һәм МУЛ 1221 универсаль машиналары кайтарылды. Паркны яңарту урманнарны саклау һәм яңадан торгызу нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.