Бүген Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән дәүләт дәрәҗәсендә идарә итү органы оешуга 105 ел тулуга һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.
Көн программасы һөнәри осталык конкурсы кысаларында күрсәтмә чыгышлардан башланды. Харвестер операторы – агач аудару һәм кисү, форвардер – бүрәнәләрне төяү һәм бушату, шулай ук техниканы күчерү буенча биремнәрне үтәде. Урман аударучылар үзләренең осталыкларын берничә дисциплинада күрсәттеләр: агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү һәм төгәллек белән кисү, ботакларны кисү. Шулай ук «урман янгыннары полосасын каршылыклар аша чыгу» этабы да оештырылды.
Алга таба кунаклар заманча контроль технологияләре мөмкинлекләре белән танышты – аларга пилотсыз очу аппаратының демонстрацион очышы һәм ВСБ 4 ПРО видеорегистраторының презентациясе күрсәтелде, ул инспекторның эш зонасында әйләнә-тирә мохитне аудио-видео белән теркәп барырга мөмкинлек бирә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр авиапаркында 37 берәмлек пилотсыз очкыч системасы булуы билгеләп үтелде.
Шуннан соң делегация ведомствога караган «Урманчылык» ТР ДКУ, «Урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ оешмаларының күргәзмә экспозицияләрен карады.
«Урман кисүче», «Иң яхшы урман инспекторы», «Урман тармагының пилотсыз очу аппаратының иң яхшы операторы», «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе» һәм «Урман әзерләү комплексының иң яхшы машинисты» республика һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Рөстәм Миңнеханов республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Ул фидакарь хезмәтләре белән урман өлкәсен үстерүгә ныклы нигез салган, ә һөнәргә тугрылыгы яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк булган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше – үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр эшли. Тулы бер хезмәт династияләре бар. Минһаҗевлар гаиләсендә – дүрт буын, Җамалиевлар гаиләсендә – өч буын, ә Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә хәзерге вакытта урман тармагында алты кеше эшли.
«Урманчы һөнәре – эш кенә түгел, ә сәләт ул. Миңа да урман тармагы якын. Минем әти, Нургали Миңнеханов, урманчы иде, Саба урман сәнәгате хуҗалыгын җитәкләде. Ул чакта урман сабантуйларын уздыру безнең күркәм традиция иде. Бик матур бәйрәм. Бу традицияне саклап калырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген республиканың урман хуҗалыгы интенсив үсештә. Тармакка инновацион технологияләр кертелә, сыйфатлы урман-орлык базасы оештырылган, питомниклар, шулай ук Саба районында Европадагы иң эре Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли.
«Тармак хезмәткәрләре өчен лаеклы хезмәт шартлары булдыру буенча системалы эш алып барыла. 2020 елдан республикада урманчылык биналарын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. 66 бина ремонтланды инде. Агымдагы елда тагын 8 объектта ремонт эшләре бара, гомуми суммасы – 70 млн.сум. Без федераль үзәк ягыннан һәм шәхсән Россия Президентыннан тармакка һәрьяклап ярдәм күрсәтелгән өчен рәхмәтле», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов урманнарны янгыннан саклауны урман хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләреннән берсе дип атады. Хезмәтләрнең оператив эше нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында Татарстан урманнарында бер генә янгын да чыгарылмаган.
Рөстәм Миңнеханов урманчыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте. Ул тантанада катнашкан МХО катнашучыларны сәламләде.
«Сезне тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туган республикабыз һәм илебез иминлеге өчен уңышлы хезмәт телим», – дип өстәде республика Рәисе.
Вячеслав Спиренков, үз чиратында, Татарстанның урман хуҗалыгы белән идарә итү системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. «Татарстан күп еллар рәттән урман хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы урыннарны били. Республика инновацияләр һәм алдынгы чишелешләр кертү өчен даими мәйданчыкка әйләнде. Сез бөтен ил өчен үрнәк булып торасыз, сезгә Россиянең башка төбәкләре дә тигезләнә», – диде Рослесхоз җитәкчесе урынбасары.
Бу көнне шулай ук җыелган һәркем өчен «Урман Сабантуе» форматында күңел ачу программасы әзерләнгән иде: «бүрәнә буйлап йөрү», «утын яру», «кыңгыраулы арканга менү», «бүрәнә кисү һәм яру», «бүрәнәдә сугышу», «себерке җыю» һәм «көрәш» кебек уеннар һәм ярышлар оештырылды.