Республикада «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы башланды

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Чара урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыруга юнәлдерелгән. Акция кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр, республика оешмалары, предприятиеләре белгечләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашачак.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе инде күркәм традициягә әйләнде, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Теләге булган һәркемне быел да акциягә кушылырга чакырам. Киләчәк буыннар өчен табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын без бергәләп саклап кала алачакбыз».

Акциянең көзге этабы быелның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Искәртеп үтик, акциянең язгы этабы 2026 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр узды. Акция нәтиҗәләре буенча республиканың урман фондыннан 0,3 мең куб. м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 1,3 мең куб.м коры-сары һәм аунак агач черетү өчен җыеп куелган. Акциягә 10 мең кеше кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International