Виталий Утнюхин – Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреаты

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

«Әлмәт урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Виталий Утнюхин Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелде.

Урман хуҗалыгында Виталий Утнюхин үзенең хезмәт юлын 1978 елдан башлап җибәрә. Әлмәт урман хуҗалыгының Иске Ялан, Миңлебай урманчылыкларында кишәрлек техник-урманчысы, Миңлебай урманчылыгында урманчы ярдәмчесе, урманчы кебек постларда эшли. 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр «Әлмәт урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры вазыйфасында эшли.

Элек Виталий Утнюхин «Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен», «Россия Федерациясенең дәүләт урман сагында хезмәт итүгә ХХ ел» билгеләре, «Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» һәм «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемнәргә лаек.

Электрон мактау тактасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә булдырылган. Анда 15 меңнән артык лауреат урнаштырылган. Алар турында сайтта укырга мөмкин: https://gordost.tatar.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International