ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева Бөгелмә, Баулы һәм Әлмәт районнарында булды

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева эш сәфәре белән Бөгелмә, Баулы һәм Әлмәт районнарында булды. Анда ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2026 елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр уздырды.

Бөгелмә урманчылыгы һәм Бөгелмә урман хуҗалыгы коллективлары катнашындагы утырыш Бөгелмә шәһәре административ бинасында узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Масалимов катнашты.

Төп доклад белән Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. Ул быел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Баулы урманчылыгы һәм Баулы урман хуҗалыгы эшенә йомгак ясау утырышы Баулы шәһәре административ бинасында ясалды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев катнашты.

Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектының  «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру һәм көзге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Әлмәт, Кәләй урманчылыклары, Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары хезмәткәрләре катнашында җыелыш Урман Кәләй мәдәният йорты базасында узды.

Башкарылган тармак эшләре турында җитәкче-урманчылар Расыйх Фәтхетдинов һәм Дамир Миндрахманов сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Эльмира Шагаева белгечләргә көзге урман культуралары эшләрен башкару, урман барлыкка китерүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү, «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясен һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен оештыруга бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International