Рослесхозда «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырышны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина катнашты.

«Компенсацион» урман торгызу эшләрен үткәрү, башкарылган чараларны кабул итү һәм «компенсацион» урман торгызу өчен билгеләнгән җирләр реестрларын алып бару мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International