Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Чирмешән һәм Аксубай муниципаль районнарында булды. Максат – ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2026 елның 8 аенда эш йомгаклары буенча киңәшмәләр үткәрү.
«Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ коллективлары катнашында утырыш Чирмешән авылындагы урманчылык бинасында узды. Чарада муниципаль район башлыгы Рамил Әйбәтов катнашты.
Урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен башкару турындагы нотык белән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков чыгыш ясады.
Министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен уңай бәяләде, финанс-икътисадый күрсәткечләрне яхшыртуның мөһимлеген билгеләп үтте.
«Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшләренә Аксубай шәһәр тибындагы поселогының администрация бинасында йомгак ясалды. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев катнашты.
Катнашучылар урман культуралары эшләрен, санитария-савыктыру чараларын үткәрү һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.