Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда Татарстан территориясендә «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турындагы закон проектын карадылар.
2026 елда республика территориясендә «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов җентекләп сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2026 елда Татарстан «Экологик иминлек» илкүләм проектының 3 федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша, алар буенча федераль хакимият органнары белән килешүләр төзелгән, төбәк проектлары эшләнгән һәм расланган. Бу «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад» проектлары. «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында республика чараларын финанслау күләме 2026 елга 2,4 млрд.сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 770 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 1,6 млрд.сум, шул исәптән өстәмә рәвештә республика бюджетыннан бүленгән финанслау лимиты – 1,4 млрд.сум. «Экологик иминлек» илкүләм проектының федераль проектлары буенча касса башкарылышы 2026 ел лимитлары буенча 100% тәшкил итә», – дип билгеләде министр урынбасары.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты составына кергән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру барышы турында республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын финанслау 2026 елда федераль бюджеттан 160 млн 779 мең сум тәшкил иткән. Бу акчалар урман торгызу эшләрен башкаруга, урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыруга, урман орлыкчылыгы объектларын үстерүгә, урман культуралары һәм урман янгыннары техникасын сатып алуга бүленгән. «Урманнарны яңадан торгызу буенча планлы чаралар тулысынча үтәлде, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Барлыгы быел республикада урман фонды җирләрендә 2 мең 550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында – 1 мең 200 гектар мәйданда. Шулардан урман культуралары утырту – 1 мең 200 гектарда, катнаш урман торгызу – 2 гектарда, табигый урман торгызу – 1348 гектарда. Башкарылган эшнең нәтиҗәсе агымдагы елда 104% дәрәҗәсендә «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» беренче максатчан индикатор күрсәткеченә ирешү булды».
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, быел урманчылар аерым игътибар биргән тагын бер юнәлеш – урман орлыкчылыгы объектларын үстерү. 2026 елда урман орлыкчылыгы объектларын карау буенча чаралар 488 гектар мәйданда башкарылган. Моннан тыш, көзге чорда 10 гектар мәйданда яңа урман-орлык плантацияләре утырту өчен туфрак әзерләү каралган.
«Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү» максатчан индикаторын үтәүгә килгәндә, Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, 2026 елга аның планлы әһәмияте 4 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән – быел 1,5 мең.
Ул шулай ук 3-10 октябрьдә республикада «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең узачагы турында да искәртте. Акциянең максаты – 1 млн. артык үсенте – гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка төр агачлар утырту.
Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров республикада үткәрелә торган экологик, җир, геологик күзәтчелеккә аерым тукталды. Нотыкчы билгеләп үткәнчә, республика территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектлар реестрында 3 меңнән артык объект исәпләнә. «Хуҗалык итүче субъектларга административ басымны киметү максатларында, Идарә тарафыннан 2026 елда 1970 профилактик чара уздырылган, бу – консультацияләр, профилактик визитлар, хокук бозуларны булдырмау турында кисәтүләр белдерү, – дип сөйләде Фаяз Шакиров. – Идарә быел 701 контроль (күзәтчелек) чарасын да уздырды».
Бүген депутатлар аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү турында республика законы проектын карадылар. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, документ Россия Федерациясе Җир кодексы һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 статьясы нигезендә эшләнгән, ул Татарстан Республикасының Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Саба муниципаль районнары чикләрендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен гамәлгә ашыру өчен яраксыз булган, урманнардан файдалану өчен урман фонды җирләре категориясенә кертелгән 1 107,2047 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен күчерүне күздә тота.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте