Татарстан Республикасында сабакчалы имән чикләвеге әзерләү эшләре башланды. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектына караган «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
«Быел кимендә 10 тонна чикләвек җыю планлаштырыла. Уңыш начар түгел. Барлык орлыклар да Татарстан Урманны саклау үзәгендә тикшереләчәк, – дип хәбәр итте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Җыелган чикләвекләр үсентеләр үстерү өчен кулланылачак, алар киләчәктә республиканың урман массивларын арттыруга хезмәт итәчәк».
Аның сүзләренә караганда, 2026 ел башыннан республикада 1469 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән, шул исәптән нарат орлыгы – 617 кг, чыршы – 342 кг, имән – 250 кг, каен – 60 кг, юкә – 15 кг, корычагач – 185 кг.
Урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Ул 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына нисбәте, %» һәм «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең гектар» дигән максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән.