Лубян урман-техник көллияте студентлары «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенә кушылды

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Кукмара муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган. Урман массивларын җыештыру Лубян авылындагы Лебедев паркы территориясендә оештырылган иде. Акциядә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары катнашты.

Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан барлыгы 1,5 куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 14 сентябрьдән башлап агымдагы елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыру әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International