ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарга Яңа ел чыршыларын законлы сату һәм ылыслы үсентеләрне законсыз кисүдән саклау чараларына йомгак ясалды

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Үткәрелгән аукционнар нәтиҗәсендә республика территориясендәге Яңа ел чыршыларын махсус ярминкәләрдә һәм чыршы базарларында сату хокукы “Урман” дәүләти бюджет оешмаларына бирелгән иде. 2013 елда алар 4 миллион сумлык 19 меңләп нарат һәм чыршы саттылар. Урманчылар чыршы һәм наратларны мәктәпкәчә һәм мәктәп оешмаларына, больницаларга, картлар йортларына бушлай бирделәр.

Яңа ел алды чорында ылыслы үсентеләрне законсыз кисүдән саклау чаралары көн үзәгенә күтәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 437 урман инспекторы һәм 197 МВД хезмәткәре катнашында 145 хәрәкәтчән төркем төзеде. Алар тарафыннан республиканың урман фондына 361 рейд үткәрелде, 79 пост оештырылды.

Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 39 ылыслы агачны законсыз кисү факты буенча 36 беркетмә төзелде. Зыян 59749 сум тәшкил итте, шуның 20 мең сумы түләтелде.

Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 39 ылыслы агачны законсыз кисү факты буенча 36 беркетмә төзелде. Зыян 59749 сум тәшкил итте, шуның 20 мең сумы түләтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International