“Алабуга” экономик зонасына ТР урманчылыкларыннан көн саен 700-800 кубометр агач китерелә

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

“Урман” дәүләти бюджет оешмаларына караган кече комплекслы бригадалар урманнарда ай саен 55 мең кубометрга кадәр агач әзерлиләр. Хәзергә кадәр Урман транспорт компаниясе сортиментовозлары белән “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы мәйданнарына 29515 кубометр агач ташылган.

Заводның MDF плитәләре җитештерү буенча беренче чираты 2014 елның апреленә билгеләнгән. MDF, ДСП һәм OSB плитәләре чыгару өчен заводта елына 2 млн кубометр агач куллану ният ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International