ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Түбән Новгородта Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы киңәшмәсендә чыгыш ясады

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күчмә киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратыннан, Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментыннан, Идел буе ФО Генераль прокуратурасы идарәсеннән, Россия Федераль куркынычсызлык службасыннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәгеннән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе ФО буенча баш идарәсеннән, Идел регион-ара табигать саклау прокуратурасыннан, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел буе ФО департаментыннан, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Идел буе ФО чикләрендәге тармак оешмаларыннан вәкилләр, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.

ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Татарстан Республикасында түбән сортлы агачны куллану” дигән доклад белән чыгыш ясады, анда, атап әйткәндә, Саба районында 2013 елда төзелгән агач эшкәртү комплексына һәм “Алабуга” АЭЗда урнашкан "Кастамону Интегре" заводына тукталды.

Түбән сортлы агачны куллану проблемасын хәл итү өчен агач әзерләү һәм ташу мәсьәләләрен дә чишәргә кирәк иде. Моның өчен республика хөкүмәте “Комацу” фирмасыннан югары технологияле агач әзерләү комплекслары сатып алды, Урман транспорт компаниясе дигән логистик структура төзелде.

Киңәшмә алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең продукциясен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International