Министр Наил Мәһдиевның Берләшкән Милләтләр Оешмасы Индустриаль үсеш проектының (ЮНИДО - UNIDO – United Nations Industrial Development Organization) Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашуында республика районнарының Куйбышев сусаклагычы янында, Идел, Кама, Нократ һәм Зөя елгаларының яр буе зоналарында урнашкан территорияләрендә урманлыклар үстерү чараларын күздә тоткан проект тикшерелде. Ул яңа урманлыклар ярларны эрозиядән саклау, яр буйларында экосистемалар формалаштыру өчен кирәкле. Проектның әһәмиятен исәпкә алып, министрлык ТР муниципаль берәмлекләренә шундый урманлыклар булдыру өчен яраклы җирләр буенча белешмәләр юнәлтте.