Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары мәдәни мирас объектларын яңадан торгызды

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

ТР Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Казан ш. тарихи үзәгендә шундый мәдәни мирас объектлары яңадан торгызылды: 1902 – 1933 елларда татар драматургы Г.Камал яшәгән йорт (Нариманов ур. 48 й.), Апанай мәчете янындагы йорт (К.Насыйри ур. 31 й.), Исәнбаевлар йорты (К.Насыйри ур. 33 й.), Изге Иосаф Удалов яшәгән йорт (Тихомирный ур. 31 й.), бертуган Кәримовларның типография һәм хәреф кою бинасы (Париж Коммунасы ур. 18 й.)

Сәүдәгәр И.Алафузов йорты да (Гладилов ур. 1 й.) баштагы хәленә кайтарылды, – ул архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу буенча президент программасына кергән агач корылмаларның иң зурысы. Аның буенча эшләрне Арча урманчылыгы һәм “Арчалес” оешмасы осталары төгәлләп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International