Лубянда (Кукмара районында), Лубян урман-техник колледжы базасында узган Урман спартакиадасында биш йөзләп кеше катнашты. “Урман чаңгы юлы 2014”, волейбол, өстәл теннисы, армреслинг ярышларында катнашу өчен үз командаларын ТР Урман хуҗалыгына караган барлык оешмалар һәм мәктәп урманчылыклары, “Рослесинфорг”ның Казан филиалы, “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе”, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Лубян урман-техник колледжы җибәргән иде.
Спартакиаданы ачу тантанасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Кукмара район башлыгы Равил Рәхмәтуллин анда катнашучыларга спорт уңышлары теләде.
Спорт ярышлары белән бергә, Лубян буасында халык күңел ачулары һәм Май чабу, атларда һәм снегоходларда йөрүләр булып узды. Урманчылыклар һәркемне тәбикмәк һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.