Көн тәртибендә – Татарстанның елга ярларына урманнар утырту

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев ЮНИДОның халыкара экспертлары – шул оешманың Халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәге проекты координаторы Борис Мельничук, халыкара эксперты Евгений Добровольский һәм ЮНИДО фонды штаб-квартирасы вәкиле Кристиан Сюзан белән киңәшмә уздырды. Анда шулай ук ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты. Татарстан һәм ЮНИДО фонды арасында республиканың эре елга ярлары (су саклау) зонасына урманнар утырту буенча хезмәттәшлек мәсьәләсе тикшерелде.

Бу экологик проект республикабыз өчен Идел, Кама, Зөя һәм Нократ елгалары ярларында эрозиядән саклагыч урманнар утырту мәсьәләсендә әһәмиятле, бу эш, республика чараларыннан тыш, ЮНИДО чараларын җәлеп итеп тә эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International