Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының актлар залында Наил Мәһдиев “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзү перспективалары һәм аның Россия Федерациясе имәнлекләрен саклау һәм торгызудагы роле турында” доклад белән чыгыш ясады.
“Россия имәнлекләре” үзәген төзү Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Урман комплексын үстерү советы карары белән Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тапшырылган. 2013 елда үзәкнең проект-смета документлары әзерләнгән. Бу максатларга Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 15 млн сум бүлеп биргән.
“Россия имәнлекләре” үзәге үз эчендә ябык тамыр системалы имән үсентеләре үстерү питомнигы, фәнни лабораторияләр, чикләвек саклагычлар һ.б. башка объектлар булган комплексны тәшкил итәчәк. Ул шулай ук имән орлыкларының федераль фондын һәм Россия Федерациясе субъектларының иминлекле орлык фондларын саклауны тәэмин итә алачак.