Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге урманчылар делегациясе Кырым республикасының Бакчасарай районына барды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Татарстанлылар “Бакчасарай урман хуҗалыгы” һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләт предприятиеләре эше белән таныштылар. Кырым республикасының Россия законнары тирәлегенә керүенә бәйле рәвештә, ярымутрауның урман хуҗалыгы нормативлары базасын тиешле агымга кертү бурычы барлыкка килде. Кырымның урман хуҗалыгы предприятиеләре эшен камилләштерү максатында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы үз предприятиеләре мисалында яңа закончалык һәм җитештерү структурасы төзү буенча тәҗрибә уртаклашырга һәм методологик тәкъдимнәр бирергә әзер.

Бакчасарай районы башлыгы Илми Гөмәров белән очрашуда сүз районның урман хуҗалыгын үстерү перспективалары, татарстанлыларның шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча нинди ярдәм күрсәтә алуы турында барды. Бакчасарайның урман хуҗалыгына адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан, Кырымның районлашу үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле ассортиментлы урман культуралары өчен кирәк күләмдә утырту материалы бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International