Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты һәм Мәскәү өлкәсе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештырган бу конкурста Россия Федерациясенең 46 субъектыннан 101 кеше катнашты.
«Урман белемнәре һәм урман үстерү» номинациясендә I урын һәм РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Дипломы Арча районы “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы вәкиле, Урман хуҗалыгы урта мәктәбен тәмамлаучы Марат Зәйнуллинга, “ТР Арча урманчылыгы шартларында агач орлыгы чималының сыйфат күрсәткече буларак чыршы тубырчыкларының морфологик үзгәрүчәнлеге” дигән эше өчен бирелде. Бу эшне ул биология укытучысы Н.И.Сафиуллина җитәкчелегендә башкарган, фәнни консультанты – КДАУ доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Н.М.Ятманова.