ЮНИДО проекты җитәкчесе Кристиан Сьюзан, халыкара эксперт Курт Рамскоглер, ЮНИДОның милли проектлары координаторы Борис Мельничук, милли эксперт Александр Кнорре тәшкил иткән делегация үзенең чираттагы визитында Матюшинодагы «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» идарәсенең базислы питомнигын, Саба районындагы Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәген, «Мамадыш урманчылыгы» идарәсен, Мамадыш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында агач утырту өчен билгеләнгән яр буе кишәрлекләрен карады.
«Кайбыч урманчылыгы» һәм «Махсуслашкан Кайбыч орлыкчылык урман хуҗалыгы» идарәләрендә ЮНИДО экспертлары «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәген төзүгә бүленгән мәйданны, сабакчалы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең генетик резерватын карадылар, ачык тамыр системалы имәнне үстерү технологияләре белән таныштылар