Лаеш урманчылыгы территориясендә янгынга каршы өйрәнүләр уздырылды

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Өйрәнүләр алдыннан республика территориясендә бишенче булган III типтагы “Лаеш” янгын-химия станциясен ачу тантанасы булды, анда ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Лаеш район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан буенча РФ ГтХМ Янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару идарәсе башлыгы Константин Чанышев катнашты.

Урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләренең планы буенча, ут белән саксыз кылану аркасында коры үлән янып киткән, аннары ут урман массивына, аннары Кама яры буенда урнашкан дача кооперативына күчкән…

Өйрәнүләргә ТР Урман хуҗалыгының көч һәм чаралары, ТР буенча федераль янгын службасы подразделениеләре җәлеп ителде.

Өйрәнүләрне күзәткән журналистларга биргән интервьюсында урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: «Ылыслы урманнар уратып алган Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чаллы кебек эре шәһәрләр янында урман янгыннары чыгу куркынычы бар. Җәйнең җиңел килүен көтмибез», – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International