Санкт-Петербургта А.С.Пушкин ис. Ленинград университеты базасында «Россиядә аеруча саклаулы табигать территорияләренең Зөбәрҗәт-Эмеральд челтәрен үстерү» дигән халыкара семинар уздырылды

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Семинар Европа Советының һәм Россия Федерациясенең кыргый фауна һәм флораны, табигый яшәү тирәлекләрен саклау буенча Берн конвенциясе кысаларындагы эшчәнлеген координацияләүгә багышланган иде. Эмеральд проектының максаты – табигый яшәү урыннарын ачыклау һәм саклау. Семинарда Европа Советы әгъзалары, Финляндия, Норвегия, Швециядән, Россиянең 15 регионыннан вәкилләр, шул исәптән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашты.

Семинарда Европаның һәм Россиянең саклаулы табигый территорияләренең торышы, Россия Федерациясендә Зөбәрҗәт челтәрен формалаштыру буенча агымдагы нәтиҗәләр һәм арытаба бурычлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International