Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты депутатлары республика оешмалары белән таныша

2014 елның 23 мае, җомга

25 апрельдән алып уылдык чәчү чоры тыюлары гамәлгә керде, бу чорда балык тотулар чикләнелә. Ләкин браконьерлар ул чикләүләрне үтәргә бик ашкынып тормыйлар. Мондый хокук бозуларга каршы көрәш өчен Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе үткәрелә. Аның төп максаты – балык ресурсларын саклау һәм бәрәкәтле файдалану. Моны дәүләт инспекторлары игътибар белән күзәтеп тора.

Мәсәлән, бер рейд барышында ТР ЭЭМ Яшел Үзән район бүлеге хезмәткәрләре һәм «Зөя» дәүләт тыюлыгы инспекторлары Чуашстаннан килеп тыелган рәвештә җәтмә салу белән балык тотучыларны тоткарладылар. Браконьерларның биологик су ресурсларына китергән зыяны – 8 мең сум. Тикшерү эшләре алып барыла.

Дәүләт инспекторларының рейдлары «Уылдык чәчү» операциясе беткәнче – 10 июньгә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International