Кама Тамагы районындагы «Лобач тавы» тыюлыгы урманын тикшергәндә Венера башмакчыгы үскән яңа урын табылды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

«Озын Алан» тыюлыгы башлыгы Василий Никитин болай аңлата: «Бу үсемлек ТР Кызыл Китабына кертелгән. Башмакчыклар 586 данә саналды. Аларның кечкенә генә мәйданда шулай оешып үсүе еш күзәтелми. Барысы диярлек чәчәк атып утыра, кайберләре генә инде чәчәк койган. Бу үсемлекнең орлыклары начар шыта, үсеп киткәннәре 8нче – 10нчы елда гына чәчәк ата, шуңа күрә бу үсемлеккә белгечләр нык игътибар итәләр.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International