Россия, Казахстан, Германия, Латвия, Швеция белгечләре Казанда узган халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

«Россия урманнарын тергезүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм Россия имәнлекләре» конференциясе кабул итүче як – Татарстан урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиевның тәбрикләве белән ачылды. Аның әйтүенчә, регион Россиядә алдынгыларның берсе, шул исәптән экология мәсьәләләренә югары игътибары белән аерылып тора. Экологиянең терәге булган урманнарны тергезүгә һәм саклауга Татарстанда аеруча игътибар ителә, республиканың урман хуҗалыгы – барыннан элек яңарышлар мәйданы булып тора.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы исеменнән конференциядә катнашучыларны Урманнардан файдалану һәм урманнарны яңадан торгызу идарәсе башлыгы М.С.Доронин тәбрикләде. Ул: галим һәм белгечләрнең мондый очрашулары илнең урман хуҗалыгындагы «авыру»ларны ачыклау өчен дә, хуҗалыкны камилләштерүнең нәтиҗәле чараларын әзерләү өчен дә бик файдалы, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International