5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне. Әһли Фәйзуллин җитәкләгән «Кичкетаң» тыюлыгы инспекторлары, мәктәп укучылары Иж елгасы ярында экологик өмә үткәрделәр. Елга ярлары пыяла һәм пластик шешәләр, пакетлар, иске покрышкалар һәм тутык тимерләр белән чүпләнгән иде. Өмәдә катнашучылар берничә сәгать буе шул чүп-чарны капчыкларга җыйдылар. Эш беткәч, А.Г.Фәйзуллин укучыларга: «Без бик зур территориянең бер өлешен генә җыештырдык әле. Киләчәгебезгә битараф булмаган һәр кеше гап-гади рәвештә чүп савытына барып җитәргә тырышса, планетабыз чистарак булыр иде!» – дип белдерде.
Ахырда бәйрәм үткәрелде – татар һәм удмурт милли киемнәре кигән балалар кечкенә концерт күрсәттеләр, аннары чәй эчтеләр.