«Россия урманнарын тергезүнең көнүзәк проблемалары һәм Россия имәнлекләре» халыкара фәнни-практик конференциясендә катнашучылар Кайбыч урманчылыгында булдылар

2014 елның 6 июне, җомга

Бу урманчылык территориясендә генә 350 яшьтән олырак, кәүсә диаметры 1.5 метр булган имәннәр сакланган. Өстәмә агачлар утыртыла, имән буенча даими орлык базасы булдырыла.

Шуңа күрә дә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән бергә, Татарстанда имән чикләвекләрен җыеп саклау буенча орлыкчылык комплексы төзү мәсьәләсе тикшерелә. «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәге имәнлекләрне яңадан торгызу эшендә дөньякүләм белем һәм тәҗрибәләрне берләштерүче халыкара мәйданга әйләнергә дә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International