ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев эш визиты белән Швециягә һәм Польшага барды

2014 елның 13 июне, җомга

Татарстан урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлеге башлыгы И.Н.Зарипов «Россия имәнлекләре» проектын тормышка ашыру һәм үстерү кысаларында, сабакчалы имән чикләвекләрен озайлы саклау технологияләрен һәм ылыслы токым үсентеләрен әзерләүдәге заманча инновацияләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча Польша Республикасына һәм Швеция Корольлегенә бардылар.

Визит барышында алар, ВСС АВ (Швеция) компаниясеннән булган коллегалар белән бергә төзелгән программага һәм Польша Республикасының дәүләт урманнары баш офисыннан (Варшавадан, Краковтан) булган коллегалар белән килешүләргә ярашлы рәвештә, Швециядәге «Выбиторп» питомнигында ябык тамыр системалы, эрерәк кассеталарга күчереп утыртмалы микрошытымнар үстерүнең иң яңа технологияләре белән таныштылар, Польшада Урман геннары банкын һәм ябык тамыр системалы сабакчалы имән шытымнарын үстерү питомнигын карадылар.

Делегация эшендә БМО ЮНИДО буенча Россия проектлары җитәкчесе Б.Мельничук та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International