Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районы Албай авылындагы Изге Күрәзә Иоанн Туымы чиркәвен карады

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Чиркәү 2013 елның көзендәге ут төртүдән соң яңадан торгызылды. Яңа гыйбадәтханә искесен төгәл кабатламый, ләкин тышкы яктан охшаш. Аның проекты Россия Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән килешенгән иде.

Гыйбадәтханә республика җитәкчелеге, район предприятиеләре һәм халкы ярдәме белән төзелде, шул исәптән 3 млн сум Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелде. Ә чиркәүнең агач бураларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бурап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International