2013 елның көзенә Мамадыш районы Албай авылында православие гыйбадәт корылмаларына явызларча ут төртүдән соң Кама урманчылыгы һәм “Камалес” дәүләти бюджет оешмасы хезмәткәрләре Изге Элгәр Иоан Туымы чиркәвен яңадан кордылар. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Хәзерге вакытта Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында тагын бер чиркәү төзелеп бетеп килә. “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” дәүләти бюджет оешмасы эшчәннәре чаң манарасын коралар, түбә ябалар. Бу эшләр өчен “Кызыл Йолдыз урманы” 87 кубометр ылыслы агач тактасы һәм борысы әзерләп тапшырды.