Уку елының беренче көннәрендә “Озын Алан” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре “Чайка” балалар савыктыру лагерында һәм Тәтеш районы мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар өчен экологик экскурсия үткәрде. Балалар анда тыюлыкның табигать үзенчәлекләре, анда үсүче агачлар һәм башка үсемлекләр, эколог һәм урман белгече һөнәрләре белән таныштылар. Экологик сукмаклардан урман кишәрлекләрен карап үткәч, “Озын Алан”ның административ конторына кереп, белгечләрнең эш урыннарын карадылар, алардан табигать саклау буенча ниләр эшләүләре турында сораштылар. Экологик агарту кабинетындагы экспонатлар: рәсемнәр, фотолар, китаплар, төрле эшләнмәләр, минераллар, күбәләкләр, коңгызлар, кабырчыклар, балыклар белән таныштылар. Тыюлык белгече Татьяна Никитина аларга Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында да сөйләде.
2014 ел башыннан бирле тыюлыкта барлыгы 530 кеше булып киткән.