Саба урманчылыгы – Татарстанның сигез административ районы территориясендә урнашкан алдынгы хуҗалык булып тора, аны республиканың урман хуҗалыгы башкаласы дип тә атыйлар. Аның урман фондының тулай мәйданы – 60.4 мең гектар. Монда эшләр орлык шыттырудан алып агач эшкәртүгә кадәр тулы циклны үз эченә ала.
35 чит илдән килгән кунакларга елына 12 млн үсенте бирә торган, Европада иң эре селекция-орлыкчылык үзәге күрсәтелде. Дөньякүләм экспертлар өчен махсус рәвештә бер теплицада Татарстанның урманчылык фәне һәм индустриясе казанышлары күргәзмәсе корылган иде. Анда, мәсәлән, җирле урманчылар үз эшләнмәләрен – ябык тамыр системалы үсентеләр өчен булган швед көпшәсенең аналогын күрсәттеләр. Урман хуҗалыгы белгечләренең аңлатуынча, бу эшләнмә Татарстанның авыр туфраклары өчен яхшырак, һәм ул якын арада патентланачак.
Аннан тыш, делегация әгъзалары 2013 елда ачылган һәм елына 140 мең кубометр агач эшкәртүгә исәпләнгән комплексны карадылар. Монда такталар, пеллетлар, ягулык грануллары, агач оны ясала. Саба урман хуҗалыгында шулай ук киң кулланыш товарлары җитештерелә, су шешәләү линиясе дә бар.
Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов: “Татарстан урманчылары аякта нык тора, һәр нәрсәне берәгәйле эшли”, – дип белдерде.
БМО Европа экономик комиссиясенең башкарма секретаре урынбасары Андрей Васильев, үз чиратында, бу сәфәрнең 72нче сессиядә катнашучылар өчен әһәмиятен ассызыклады. “Бүген без үзебез тикшерә торган күп нәрсәләрнең бу җирдә инде тормышка ашырылуын күрә алдык, – диде эксперт. – Урманнар һәм урманчылык тармагы комитеты алдынгы тәҗрибә һәм белемнәр алмашу мәйданы булып тора. Сәфәр бик кызыклы булды, без монда бүгенге һәм булачак “яшел” экономикада урманның нинди роль уйнавын, экономика, культура һәм табигать өчен нәрсәләр бирә алуын күрдек”.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясенең (БМО ЕЭК) Урманнар һәм урманчылык тармагы комиссиясенең 72нче сессиясе Казанда 18-21 ноябрьдә үткәрелде. Чараны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, РФ Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы берлектә оештырган иде. Сессиянең көнүзәк темалары булып урманнарның яшел экономикадагы өлеше, Россиянең һәм дөньяның урман продукциясе базарындагы хәлләр, климат үзгәрешләрен көйләү алымы буларак тотрыклы урман идарәсе торды. Анда 35 илдән 167 эксперт катнашты.