Казан федераль университетының Алабуга институты ректоры Елена Мерзон ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт юллады

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Табигатькә хөрмәтле караш, әйләнә-тирәлеккә игътибар бу көннәрдә җәмгыятьнең үсеш кимәле, замана таләпләренә ярашлылыгы күрсәткеченә әверелеп килә. Шуңа бәйле рәвештә, Россиядәге экологик хәлне яхшырту проблемалары профильле тармакларда гына түгел, фәнни җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уята. Һәм монда табигатьтә барган процессларга XXI гасыр кешесе күзлегеннән карарга, аларның үсешен киң хронологик киңлектә күзәтергә мөмкинлек бирә торган тарих фәне аерым бер роль уйный.

“Россиядә экология тарихы: аякка басу этаплары һәм перспектив тикшеренү юнәлешләре” дигән конференция әнә шул проблемаларга багышланган иде. Анда Бөекбритания, АКШ, Германия, Франция, Украина һәм Россия галимнәре катнашты.

“Бу халыкара киңәшмәдә Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең дә катнашуы тикшерелә торган мәсьәләләр даирәсен шактый киңәйтергә, игътибарны Татарстан урманнарының тарихына һәм бүгенге торышына юнәлтергә мөмкинлек бирде”, – диелгән Алабуга институты ректоры А.Назыйровның министр исеменә юллаган хатында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International