2015 елның 1 январеннан 28.12.2013 № 415-ФЗ Федераль законының кайбер нормалары үз көченә керә.
Россия Федерациясе Урман кодексының 50.4 статьясының 1 һәм 2 өлешләренә ярашлы рәвештә теләсә нинди транспорт төре белән агач ташу озату документы булганда башкарыла. Озату документын агачның иясе булган юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр тутыра.
2015 елның 1 январеннан урман законнарында билгеләнгән тәртиптә озату документы тутырмыйча агач ташыган өчен вазифалы затларга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салына, агач һәм (яки) административ хокук бозуда кулланылган транспорт чаралары конфискацияләнә (яисә ансыз); юридик затларга – 500 меңнән алып 700 мең сумга кадәр штраф салына, агач һәм (яки) административ хокук бозуда кулланылган транспорт чаралары конфискацияләнә (яисә ансыз) (Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше).