Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетында В.И.Кашин рәислегендә “Россия Федерациясе урман комплексының нәтиҗәлелеген күтәрүнең һәм аны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектлары” дигән темага тыңлаулар үткәрелде. Аларда үз территорияләрендә урман ресурслары булган Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару һәм башкарма дәүләт хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Үзенең “Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүнең экономик стратегиясе” дигән докладында министрның беренче урынбасары Харис Мусин тармакта тормышка ашырыла торган өч проект: урманнарны яңадан торгызу, аларны саклау, урман чималларын рациональ куллану турында сөйләде.
Шулай ук аз урманлы булган Татарстан территориясендә урман хуҗалыгы чаралары комплексын башкарганда барлыкка килә торган проблемалы сорауларга тукталды, тармакны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектларына кагылышлы берничә тәкъдим кертте.