ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Россия Табигать министрлыгы оештырган, 2015 елның 26 февралендә булып узган “Россия Федерациясендә экологик туризмны үстерүнең стратегик элементы буларак аеруча саклаулы табигать территорияләре” халыкара Интернет конференциясе эшендә катнашты.
Бу турыда Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы һәм идарәсе департаменты директоры Дмитрий Беланович шул конференциянең пленар утырышында ясаган чыгышында аерып әйтте. Арытаба исә: “Россия җәмәгатьчелеге тыюлыкларның һәм милли паркларның биологик төрлелекне саклауда гына түгел, төбәкләрнең социаль-экономик үсешендә дә зур роль уйнавын аңларга тиеш. Бу исә аеруча саклаулы табигать территорияләрен милли байлык объектлары буларак нәтиҗәле иҗтимагый яклауны тәэмин итәчәк”, – дип белдерде.
Конференция чараларында РФның Калининградтан алып Магаданга, Сочидан алып Архангельскига кадәрге 45 субъектыннан 50 докладчы, Исландиядән, Шотландиядән һәм АКШтан килгән алдынгы экологик туризм экспертлары катнашты. Аларда Россиядә экологик туризмның үстерүнең хәлиткеч мәсьәләләре каралды, инфраструктура, маркетинг, информатика буенча практик чишелешләр тәкъдим ителде. Конференцияне 1500дән артык кеше тыңлады.