Кырым Республикасы урманчылары делегациясе Татарстанда булды

2015 елның 15 марты, якшәмбе

Министрлык белгечләре Кырым Республикасы Урман һәм ау хуҗалыгы комитетындагы коллегалары белән 2013 елдан бирле хезмәттәшлек итә.

Кырым Россия составына керүнең берьеллыгы алдыннан Министрлыкка Бакчасарай һәм Куйбышев урман хуҗалыклары делегациясе килгән иде. Киңәшмәләр залында “Арча урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Куйбышев урман хуҗалыгы” дәүләти автоном оешмасы арасында Урманнарны торгызу һәм үрчетү, яшелләндерү, утырту материаллары һәм урман орлыклары бирү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм бергә эш итү турында килешүгә кул куелды, ул җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм директор Андрей Волков тарафыннан имзаланды.

Татарстанда булу дәверендә кырымлылар Арча һәм Саба урманчылыкларына барып, III типтагы янгын-химия станциясен, агач эшкәртү участокларын карадылар, мәктәп урманчылыкларын оештыру белән таныштылар.

Бакчасарай урман хуҗалыгы директоры Александр Березинның әйтүенчә: “Без урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш үзенчәлекләре белән якыннан танышырга, кешеләр белән сөйләшергә теләгән идек. Татарстанда безгә юридик яисә башка теләсә нинди урманчылык соравы буенча консультация, киңәш бирәләр, эштә ярдәм итәләр. Урман хуҗалыгын алып баруның кимәле, оешмаларның техник коралланышы һәм урман бистәләренең төзеклеге сокландыра.”

Сабалылыр кунакларга Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән булган элиталы нарат һәм карагай орлыкларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International