21 март – Халыкара урманнар көне

2015 елның 20 марты, җомга

БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан ике ел элек, 2013 елда гына игълан ителгән Халыкара урманнар көне дөньяның күп илләрендә үткәрелә, үл үзенә максат итеп дөнья җәмәгатьчелегенең иминлеген тәэмин итү һәм планетабызны тотрыклы үстерү өчен барлык типтагы урманнарны әһәмиятенә игътибар юнәлтүне куя.

Халыкара урманнар көнендә ел саен халыкара, төбәк һәм аерым ил күләмнәрендә гамәли һәм белешмә-агарту чаралары үткәрелә, аларда, урман хуҗалыгы экспертлары белән бергә, политика һәм мәдәният эшлеклеләре, эшмәкәрләр, укучылар катнаша.

Урманнар бигрәк тә туфракның ундырышын, суларны, биологик төрлелекне, атмосфе­раны саклау, климат үзгәрешләрен йомшарту өчен әһәмиятле. Урманнарның бу функци­яләре дөнья халыкларының тормыш сыйфатына да турыдан-туры йогынты ясый.

Иң зур урманнар иле, һәр кешенең тормышы урманнарга бәйле булган Россия өчен Халыкара урманнар көне аеруча, традицион әһәмияткә ия. Бу көн кысаларында быел илебез территориясендә “Бөтенроссия урман белемнәре көне”, ә Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә Урман дәресләре үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International