ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе бөтенроссия киңәшмәсендә катнаша

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

“Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2014 елгы төп эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары” дигән бөтенроссия киңәшмәсе Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәренең Хөкүмәт йортында уза.

Киңәшмәдә башкарма хакимият органнарының урман бәйләнешләре өлкәсендәге 2014 елгы эшенә йомгак ясалачак, 2015 елга бурычлары билгеләнәчәк.

Киңәшмә эшендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, ТР табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе Иван Валентик, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, бизнес һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Хөкүмәт йортында тармакның тормышка ашырылган һәм перспективадагы төп үсеш проектларыннан экспозиция урнаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International