ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман янгыннарын кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексы торышка ашырыла

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Янгын сезоны алдыннан барлык урманчылыкларда янгынга каршылык эшләре оештырылды. Министрлыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын башкару, урман янгыннарын сүндерү, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләти экологик күзәтчелек йөкләнде.

Хәзерге вакытта минераль полосалар һәм янгынга каршы ерымнар ясау дәвам итә, алар 3111 км.га сузылачак. Бер үк вакытта узган сезонда ясалган 6888 км озынлыгы минераль полосалар да яңартыла. Аннан тыш, урман фондында 16 км юл салу, 195 км юлны ремонтлау, 73 гектар квартал ярузларын чистарту күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International