Көз көне республикада ТАССР төзелүнең 95 еллыгына һәм яңа Татарстан Республикасының 25 еллыгына багышланган истәлек агачлары утырту башланачак

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгын һәм яңа Татарстан дәүләтенең 25 еллыгын бәйрәм итү турында указга кул куйды.

2015 елның язында Татарстанның муниципаль районнарында 10.74 гектар мәйданда Татарстан дәүләтчелегенең юбилей даталарын бәйрәм итүгә багышланган паркларны, скверларны, аллея һәм истәлек урманнарын нигезләү эшләре башкарылды. Төрле токымдагы 4941 үсенте утыртылды. Күп кенә район җитәкчеләре, урманчылыклар белән бергә, республиканың юбилей даталары хөрмәтенә истәлек агачлары утыртуны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International